Вәкаләтле вазыйфаи затлар эшенә анализ ясалды

2014 елның 19 июле, шимбә

“Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 30.07.2010 № 60-ТРЗ Татарстан Республикасы Законын үтәү йөзеннән, Министрлык тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен башкару турында җирле үзидарә органнары тарафыннан тәкъдим ителгән хисап күрсәткечләре нигезендә 2014 елның II кварталына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар эшчәнлегенә анализ ясады.
2014 елның II кварталына вәкаләтле вазыйфаи затлар тарафыннан административ хокук бозулар турында 5 983 беркетмә төзелгән. Административ хокук бозулар турында беркетмәләрнең төп өлеше Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының вәкаләтле вазыйфаи затлары тарафыннан төзелгән – 3 140 беркетмә.
Хисап күрсәткечләре “Ачык Татарстан” дәүләт мәгълүмат системасының «Хокукый статистика» бүлегендә куелган – Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары административ комиссияләре эшчәнлегенең төп күрсәткечләре.
2014 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә депутатлар тарафыннан “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы кабул ителде, аның буенча җирлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү хокукы бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International