Аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2015 елның 17 апреле, җомга

2015 елның 15-16 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәтендәгеләрнең биләгән вазыйфаларына туры килүе буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты аттестация комиссияләренең утырышлары үтте.
Дәүләт гражданлык хезмәте аттестациясе хезмәткәрләрнең сыйфатын, шәхси һәм һөнәри потенциалын, әзерлек дәрәҗәсен һәм хезмәткәрнең функциональ бурычларын үтәү мөмкинлекләрен ачыклауга юнәлтелгән. Аттестациянең төп максаты – кешенең үзе биләгән вазыйфага туры килүен билгеләү.
Аттестациягә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының 5 дәүләт гражданлык хезмәткәре һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 7 дәүләт гражданлык хезмәткәре кертелгән иде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре һәм комиссияләрнең карары буенча, 11 аттестацияләнүче дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларына туры килә дип табылды.
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 1 дәүләт гражданлык хезмәткәре, профессиональ әзерлеген яки квалификациясен арттырган очракта, биләгән вазыйфасына туры киләчәк.
Комиссия утырышының бәйсез экспертлары сыйфатында Татарстан Республикасы гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының иҗтимагый советы рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International