ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Державин укулары” XV Халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында  “Федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында “Профессиональ керемгә салым” махсус салым режимын урнаштыру буенча тәҗрибә уздыру турында” 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында үзмәшгуль гражданнарның хокукый статусын билгеләү” темасына дискуссия узды.

2019 елның 18 октябрендә юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җитәкчелегендә тапшырылган ТР аерым дәүләт вәкаләтләрен башкару өчен җаваплы затлар арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс комиссиясе утырышы узды.

2019 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы залында Роман Гафаров рәислегендә Татарстан Республикасы Судьялар Советы утырышы узды.


17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 16 октябрендә Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар узды.


16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 16 октябрендә юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов видеоконференцэлемтә режимында “Муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру” темасына җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен кабул итте.

2019 елның 15 октябрендә юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов “Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарны иң яхшы иҗтимагый тәрбияләүче – 2019” конкурсы җиңүчеләрен котлау тантанасында катнашты. Тантана Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды.


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 15 октябрендә юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов ТРда территориаль иҗтимагый үзидарәнең координацияләү советы утырышында катнашты. Утырыш ТР муниципаль берәмлекләр соыветында Ассоциация рәисе Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә узды.

2019 елның 15 октябрендә Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында министрның беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә дәүләт һәм федераль максатчан программалар буенча Татарстан Республикасы  икътисадына федераль бюджет  акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе  буенча 5 нче эш төркеменең чираттагы  утырышы узды.


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 14 октябрендә КФУ дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Муниципаль орган эшчәнлеген юридик тәэмин итү» программасы буенча 22 сәгатьлек квалификация күтәрү курслары ачылышы узды.

2019 елның 11октябрендә юстиция министры Рөстәм Заһидуллин “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан төбәк бүлеге советы утырышында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International