2018 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры Р.И.Заһидуллин рәислегендә закон нигезендә һәм аны үтәү йөзеннән эшләнә торган норматив хокукый актларны эшләүне тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокукый идарәсенең дәүләт хокукый һәм икътисадны норматив җайга салу секторы мөдире И.В.Гайсина, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының юридик хезмәтләре вәкилләре катнашты.
2018 елның 1 июнендә Татарстан Республикасының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Г.Л.Удачина тарафыннан республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә “Дествкий вопрос” гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү чарасы узды. Чара Балаларны яклау көненә багышланган иде.
Гражданнар өчен иң актуаль мәсьәләләр булып белем бирү оешмаларында белем алуга, торак һәм хезмәт законнарына, дәвалануга, яшүсмерләр даирәсендә җинаятьчелекне профилактикалауга, ятим балаларны һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны социаль яклауга кагылышлылары торды.
Чарада Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү секторы мөдире А.В.Лохотской катнаштылар.
2018 елның 31 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды.
Экспертлар советында түбәндәге проектлар хупланды:
«Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында»;
«Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»;
«Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында.
Татарстан Республикасында беренче тапкыр 3 номинация буенча «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы Иҗтимагый советы» конкурсы уздырыла:
- «Иҗтимагый совет эшчәнлеген муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче халык белән эшләү буенча, муниципаль хакимият һәм дәүләт хакимияте органнары, башка оешмалар һәм учреждениеләр белән хезмәттәшлек буенча иң яхшы оештыру»;
- «Иҗтимагый совет эшчәнлеген муниципаль берәмлек территориясендә халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатына бәйсез бәяләмә уздыру буенча иң яхшы оештыру»;
- «Иҗтимагый совет эшчәнлеген муниципаль берәмлек территориясендә уздырыла торган чараларда, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан уздырыла торган чараларда актив катнашу буенча һәм Иҗтимагый совет эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту буенча иң яхшы оештыру».
Конкурста Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары катнаша ала.
Конкурс 2018 елның 1 сентябреннән 15 ноябрьгә кадәр 3этапта узачак:
Беренче этап 2018 елның 1 сентябреннән 30ына кадәр уздырыла: Конкурста катнашуга заявкалар һәм материаллар каралачак.
Икенче этап 2018 елның 1 октябреннән 30ына кадәр барачак: конкурска нәтиҗәләр ясау буенча конкурс комиссиясе утырышы, конкурс җиңүчеләрен билгеләү, видео материалларны яздыру һәм басма материаллар әзерләү.
Өченче этап 2018 елның 1 ноябреннән 15енә кадәр уза: җиңүчеләрне бүләкләү.
Заявкалар 2018 елның 1 августына кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының гражданлык берләшмәләрен үстерү һәм Иҗтимагый советлар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссиянең Иҗтимагый советлар белән хезмәттәшлек буенча Эшче төркеменә 420111, Татарстан Республикасы, Казан, Батурин урамы, 7 йорт адресы буенча тапшырыла һәм info@rcc16.ru электрон адресына да юллана, хатка «НА КОНКУРС ОСМО РТ» дип куярга онытмагыз.
Конкурс турындагы Нигезләмә «Җирле үзидарә» бүлегендә урнаштырылган.
Элемтә өчен: «Ресурсный Центр РДО ИГО «Перспектива» КБАО, 8(965)599-55-26, электрон почта: info@rcc16.ru
2018 елның 31 маенда Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасара вазыйфаларын башкаручы А.В.Воробьёв җәмәгать судьяларын белем күтәрү курсларын уңышлы тәмамлаулары белән котлады.
Белем күтәрү курсларын тәмамлау нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына тиешле үрнәктәге таныклыклар бирелде.
Таныклыклар тапшыру тантанасында шулай ук директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары А.Р.Гарифуллина, судьяларны, судларның һәм Суд департаменты дәләт граждан хезмәткәрләрен кабат әзерләү һәм белем күтәрү факультеты деканы Р.Р.Долотина, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова катнаштылар.
2018 елның 28 маеннан 30ына кадәр Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе эшче тркеме бу юнәлештәге эшләрнең торышын өйрәнү максатыннан Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районына эш сәфәре кылды.
Тикшерү барышында составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары, расланган план-йөкләмә нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшчәнлеге торышын, шул исәптән “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен саклау һәм җинаятьчелеккә каршы торуны тәэмин итү” дәүләт программасының үтәлеше барышын өйрәнделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.П.Самонина, район прокуроры урынбасары И.Н.Габдрахманов катнашында, хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләрен, район авыл җирлекләре башлыкларын чакырып киңәшмә уздырылды. Чара барышында эш нәтиҗәләре, табылган җитешсезлекләр һәм хокук бозу очраклары турында фикер алыштылар, аларны бетерү буенча киңәшләр бирелде.
Шулай ук районга чыгу кысаларында җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистрны алып бару бүлегенең әйдәп баручы советнигы Э.И.Курманова тарафыннан Ютазы муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче авыл җирлекләреннән Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актларын алып бару өчен кирәкле мәгълүматларны җыю буенча аларга тапшырылган Татарстан Республикасы вәкаләтләрен үтәүләренә тикшерү уздырылды, кирәкле консультатив һәм методик ярдәм күрсәтелде.
2018 елның 29-30 май көннәрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина “21 гасыр суды: технологияләр гадел хөкем сагында” Халыкара юридик конференциядә катнашты. Чара Бөтендөнья банкы һәм Россия Федерациясенең “Суд реформасына ярдәм” уртак проекты ябылышына багышланган иде.
Конференциядә 10 ил вәкилләре катнашты, 200ләп катнашучы аккредитацияләнгән иде.
Конференцияне Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары Е.Л.Забарчук ачты. Конференциядә төп докладларның берсе Мәскәү шәһәр суды рәисе О.А.Егорованың Мәскәү шәһәре гомуми юрисдикция судларының комплекслы мәгълүмат системаларын булдыру буенча проектны гамәлгә ашыруда ирешелгән нәтиҗәләр турындагы доклады булды. Аның кысаларында башкаланың гомуми юрисдикция судларында суд утырышларын аудиовидео яздырулар һәм видеоконференцэлемтә системасы кертелгән; гомуми юрисдикция судларының гражданнарның шәхси кабинетлары һәм судлар хезмәткәрләре өчен Эчке портал белән булган бердәм мәгълүмати порталы эшләтеп җибәрелгән; Ведомствоара һәм дәрәҗәара хезмәттәшлек кысаларында гадел хөкемгә тәэсир итә торган ведомстволар белән электрон документлар әйләнеше җайга салынган; мәгълүмати-аналитика системалары булдырылган; агымдагы һәм архив эшләре материаллары электрон рәвешкә күчерелә; суд системасында беренче тапкыр Мәскәү шәһәр судында урнашкан мәгълүматларны эшкәртү үзәге төзелгән.
Конференциядә шулай ук Мәскәү шәһәр суды рәисе урынбасары Д.А.Фомин, Россия Суд приставлары федераль хезмәте директоры Д.В.Аристов, Гадел хөкем нәтиҗәлелеге буенча Европа комиссиясе советы вице-президенты Рамин Гурбанов, “Крок Инкорпорейтед” ЯАҖ компаниясе генераль директорының дәүләт секторы белән эшләү буенча урынбасары Татьяна Толстова һәм башкалар катнашты.
2018 елның 29 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча 5 нче эшче төркем утырышы узды. Утырышны Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Р.К.Хөснуллин алып барды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, Россия ҖҮФХ Татарстан Республикасы идарәсе, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасының “Развитие уголовно-исполнительной системы (2018 – 2026 еллар)”, “Развитие судебной системы России (2013 - 2020 еллар)” кебек федераль программаларны гамәлгә ашыруда катнашуының актуаль мәсьәләләре каралды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча эшче төркем әгъзаларына һәм чакырылган затларга Татарстан Республикасы икътисадына 2018 елга, шулай ук 2019-2021 елларга федераль бюджеттан заявка бирелгән һәм расланган акчалар күләмен ачыклауга юнәлдерелгән йөкләмәләр бирелде.
Петербург халыкара икътисадый форумында Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов тарафыннан яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры С.В.Чупшева белән берлектә стратегик инициативалар сайты (http://i.tatarstan2030.ru/) эшләтеп җибәрелде.
Сайтта теләге булган һәр кеше Татарстан Республикасын 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үстерү стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча үз инициативасын калдыра ала. Теләсә-кайсы инициативаны бәяләргә мөмкин. Иң яхшылары исә Стратегия-2030га кертеләчәкләр.
Моннан тыш шунда ук Стратегия-2030ның агымдагы редакциясе, аның төп юнәлешләре, флагман проектлары, шулай ук мәгълүмат лентасында – Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру өлкәсендә уздырылган чаралар белән дә танышырга була.
2018 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә.
Игълан ителгән вакантлы вазыйфалар исемлеге белән “Кадрлар сәясәте” бүлегендәге “Вакантлы урыннарны биләүгә конкурс ” бүлекчәсендә танышырга була.
Конкурста катнашуга тиешле документлар теркәлгән гаризалар (2018 елның 18 июненә кадәр, бу көнне дә кертеп) конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йорт, каб.109, тел. 223-07-87.
Конкурс комиссиясе утырышы 2018 елның 5 июлендә (якынча) булачак.