2018 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы министрлыгы хезмәткәрләре Минзәлә муниципаль районына эш сәфәре кылдылар
Районга чыгу кысаларында җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы советнигы А.Н. Ханеня тарафыннан районның муниципаль берәмлекләре уставларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, судларда җирле үзидарә органнары мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде. Җаваплы урындагы затлар белән гамәли эшчәнлек барышында очраша торган четерекле мәсьәләләр буенча фикер алышынды, консультацияләр һәм, эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, күрсәтмәләр бирелде.
Шулай ук районга чыгу кысаларында җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистрны алып бару бүлегенең әйдәп баручы консультанты Ю.М.Златина тарафыннан Минзәлә муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче авыл җирлекләреннән Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актларын алып бару өчен кирәкле мәгълүматларны җыю буенча аларга тапшырылган Татарстан Республикасы вәкаләтләрен үтәүләренә тикшерү уздырылды. Әлеге дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру буенча районның җирле үзидарәләре органарының җирлекләрнең җирле үзидарәләре органнары белән үзара хезмәттәшлеген оештыру максатыннан Минзәлә муниципаль районының Юртово авыл җирлегенә чыктылар. Тикшерү барышында җаваплы затлар тарафыннан кирәкле консультатив һәм методик ярдәм күрсәтелде.
2018 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды.
2018 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләү буенча вакантлы урыннарга конкурс игълан итә.
2018 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.
2018 елның 27 июнендә А.Г.Гатауллин рәислегендә Татарстан Ресубликасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышта юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов та катнашты.
2018 елның 27 июнендә министр урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Җирле үзидарә органнарының урындагы затлары тарафыннан нотариаль гамәлләр кылыну” темасы буенча җирлекләр башлыкларын һәм җирлекләрнең җирле үзидарәләре органнарының урындагы затларын видеокабул итү узды.
2018 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе узды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалларын билгеләүгә, функциональ вазыйфаларын үти алуларын ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклаудан гыйбарәт.
Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 5 аттестацияләнүче үз вазыйфаларына туры килә дип, 2 хезмәткәр – үз вазыйфасына туры килә һәм кадрлар резервына кертелүгә лаек дип табылды.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе А.Г. Гатауллин катнаштылар.
25 июньдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Эшмәкәрләр йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 5 нче эшче төркем эшчәнлеге турындагы доклад белән чыгыш ясады.
2018 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсына нәтиҗәләр ясау буенча конкурс комиссиясе утырышы узды. Утырышта министр урынбасары М.М.Ибәтов та катнашты.
2018 елның 21-22 июнь көннәрендә “Россия юристлар ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан дәүләт хакимиятенең кызыксынган органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы авылларында яшәүче халыкка хокукый ярдәм күрсәтү чарасы узды.