2017 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина республиканың җәмәгать судьялары өчен квалификация күтәрү курслары ачылышында катнашты.
2017 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов “Казан (Идел буе) федераль университеты ЮБ ФДАОУ базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Республика олимпиада үзәге” ДАОУ ярдәмендә оештырылган VI Республика хокукый турниры финалында катнашты.
2017 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 6 дәүләт хезмәткәренә квалификация имтиханы һәм 8 дәүләт хезмәткәренә аттестация уздыру комиссиясе утырышы үткәрелде.
2017 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс уздырылды.
2017 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рогозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсын оештыру һәм уздыру комиссиясе утырышы булды.
2017 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсының ярымфинал этабы узды.
2017 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 7 дәүләт хезмәткәренә квалификация имтиханы һәм 7 дәүләт хезмәткәренә аттестация уздыру комиссиясе утырышы үткәрелде.
2017 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г. Галимов “Актуальные вопросы обязательственных отношений в сфере интеллектуальной собственности и трансферт технологий” халыкара фәнни-гамәли конференция ачылышында катнашты. Конференция Россия дәүләт гадел хөкем университеты тарафыннан Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт һәм Интеллектуаль милек бөтендөнья оешмасы белән берлектә оештырылган иде.
2017 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Апас муниципаль районында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт программасы чараларын үтәүне гамәлгә ашыру барышы тикшерелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча экспертларның ел саен була торган республика конкурсында катнашуга заявкалар кабул ителү вакыты төгәлләнү турында белдерә.