ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә.


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

30 октябрьдә К(И)ФУ Фундаменталь медицина һәм биология институты базасында республика Парламенты рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин рәислегендә Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары һәм хакимиятнең башкарма органнары вәкилләренең Татарстан Республикасында федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.


27
октябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 26-27 октябрь көннәрендә  Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 25 октябрендә  Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе утырышы үткәрелде.

2017 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин рәислегендә “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының тапшырылган Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеге” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы коллегия утырышы узды.


24
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Татарстан Республикасының Апас муниципаль районында Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулуга багышланган лекция уздырды. Чарада район җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм районның муниципаль хезмәткәрләре катнашты.

2017 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г. Галимов тарафыннан республиканың Тукай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулуга багышланган лекцияләр укылды.


20
октябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин алып барды.

2017 елның 20 октябрендә  Лениногорскның Лениногорск шәһәр суды һәм җәмәгать судьяларының 4 участогы урнашкан  Гадел хөкем йортында  янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды. Аның кысаларында шартлы янгын чыккан очракта һәм кешеләрне эвакуацияләгән чакта кирәкле күнекмәләр ныгытылды.

2017 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган ачык лекция уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International