ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм сату-алу сәясәте комитетының эш киңәшмәсендә катнашты.


28
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 27 сентябрендә  Татарстан Республикасы юстиция  министры урынбасары М.М.Ибәтов  Кукмара муниципаль районында  яшәүче гражданнарны күчмә кабул  итте.


27
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 27 сентябрендә  Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүләренә  аттестацияләү комиссиясе утырышы үткәрелде.

2017 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин һәм Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов та катнашты.


26
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин җитәкчелегендә “Экстремизмга – юк” айлыгы кысаларында министрлык хезмәткәрләре өчен лекция уздырылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 23 сентябрендәге 712 нче карары белән Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары итеп элек Казан шәһәре Яңа Савин районы прокурорының өлкән ярдәмчесе вазыйфасында булган Айнур Газинур улы Галимов билгеләнде.


25
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасының кабаттан билгеләнгән җәмәгать судьяларын профессиональ кабат әзерләү курслары ачылышы булды. Аларны Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин сәламләде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасына конкурс игълан итә.

2017 елның 22 сентябрендә  Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре “Державин укулары” XIII халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Ул Казан (Идел буе) федераль университеты базасында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International