2017 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Апас муниципаль районында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт программасы чараларын үтәүне гамәлгә ашыру барышы тикшерелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча экспертларның ел саен була торган республика конкурсында катнашуга заявкалар кабул ителү вакыты төгәлләнү турында белдерә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә.
30 октябрьдә К(И)ФУ Фундаменталь медицина һәм биология институты базасында республика Парламенты рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин рәислегендә Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары һәм хакимиятнең башкарма органнары вәкилләренең Татарстан Республикасында федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
2017 елның 26-27 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.
2017 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе утырышы үткәрелде.
2017 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин рәислегендә “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының тапшырылган Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеге” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы коллегия утырышы узды.
2017 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Татарстан Республикасының Апас муниципаль районында Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулуга багышланган лекция уздырды. Чарада район җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм районның муниципаль хезмәткәрләре катнашты.
2017 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г. Галимов тарафыннан республиканың Тукай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулуга багышланган лекцияләр укылды.
2017 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин алып барды.