ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2017 ел
шимбә

2017 елның 15 сентябрендә Kazan Legal 2017 халыкара юридик форумы кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Россия фәннәр академисе вице-президенты, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры  Талия Хәбриева, Россия Федерациясе Конституция суды судьясы Гадис Гаджиев, “Егоров, Пугинский, Афанасьев и партнеры” адвокатлык бюросы партнеры Дмитрий Степанов һәм Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Фәрхат Хөснетдинов катнашында брифинг узды.


15
сентябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 15 сентябрендә  Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов Россия һәм  БДБдәге иң зур юридик фирмаларның  берсе булган “Егоров, Пугинский, Афанасьев и партнеры”  адвокатлык  бюросы җитәкчеләре -  Дмитрий  Афанасьев һәм Станислав Пугинский белән очрашты.

2017 елның 15 сентябрендә “Корстон” ДСККда узган  Kazan Legal 2017 Халыкара юридик форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы пленар утырыш та узды.

2017 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Индонезия юридик ассоциацияләренең  Kazan Legal  юридик форумына килгән делегацияләре вәкилләре белән очрашты.

2017 елның 26 августында  Казанда триатлон буенча һәвәскәрләр  өчен IRONSTAR SPRINT TRIATHLON KAZAN 2017 халыкара  ярышы узды. Анда 0,75 км га йөзәргә, 20 км велосипедта чабарга, 5 км  җәяү йөгерергә кирәк иде.


13
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 13 сентябрендә  Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында 6 дәүләт хезмәткәренең квалификация имтиханы һәм 8 дәүләт хезмәткәренең аттестация узуы буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы үткәрелде.

2017 елның13 сентябрендә  Хокук бозуларны профилактикалау  буенча Татарстан Республикасы  Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме  әгъзалары әлеге юнәлештәге эшчәнлекне  тикшерү максатыннан Татарстан  Республикасының Нурлат муниципаль  районына чыктылар.

2017 елның 13 сентябрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” республика конкурсының беренче этабы башланып китте.


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

12 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрлык һәм Татарстан Республикасы Конституция суды җитәкчелегенең  Конго Демократик Республикасы Конституция суды вәкилләре белән очрашуы узды. Делегация Конго Демократик Республикасы Конституция суды судьясы, профессор Felix Vunduawe te Pemako һәм суд аппараты җитәкчесе, профессор Bienvenu Wane Bamene җитәкчелегендә килгән иде.

 

 

2017 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды. “Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты ның “Татарстан Республикасында гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда катнашулары турында” Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыру барышы хакында” 2016 елның 5 апрелендәге 64 номерлы карарын гамәлгә ашыру барышы турында” һәм “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлегендә “Балигъ булмаганнарны иҗтимагый тәрбияләүчеләр турында” төп мәсьәлә буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов та катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International