2017 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узды.
2017 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Тәтеш муниципаль районының Килдеш авылында “Валда шинясь” (Кояш торгынлыгы көне) мордва мәдәнияте IV республика фестивалендә катнашты, район халкына һәм кунакларга нык сәламәтлек, иминлек теләп, сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.
2017 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләү һәм кадрлар резервына кертелү буенча конкурслар үткәрелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы министрлык аппаратына һәм җәмәгать судялары аппаратларына Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтләренең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә.
Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасы арасындагы төбәкара хезмәттәшлек кысаларында тәҗрибә алмашу максатыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин җитәкчелегендә эш киңәшмәсе узды.
Татарстан Республикасы һәм Тыва Республикасы Хөкүмәтләре арасындагы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек килешүе нигезендә, юстиция өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча тәҗрибә һәм мәгълүмат алмашу максатыннан Тыва Республикасының Юстиция эшләре министрлыгының норматив актлар проектларына хокукый экспертиза һәм муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару бүлеге башлыгы А.М.Щегонин Татарстан Республикасы юстиция министрлыгына килде.
2017 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Югары Суды рәисенең административ эшләр буенча урынбасары, Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары эшенә кураторлык итүче Р.Ф.Гафаров катнашында республиканың җәмәгать судьялары өчен Татарстан Республикасының бердәм ведомствоара документлар әйләнеше системасы эше буенча видеоконференцэлемтә режимында белем бирү семинары узды.
2017 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында һәм җирле үзидарә органнарында норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру турында» темасына доклад белән чыгыш ясады.
2017 елның 12 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Россия көне уңаеннан Казанның Кремль яр буенда узган чараларда катнаштылар.
2017 елның 7-9 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча Кырым Республикасының Гаспра бистәсендә Кырым Республикасы Министрлар советы рәисе урынбасары - Кырым Республикасы Министрлар советы аппараты җитәкчесе Лариса Опанасюк җитәкчелегендә узган “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты.