ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2017 ел
сишәмбе
2017 елның 30 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов расланган график нигезендә Татарстан Республикасының Чүпрәле муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
2017 елның 29 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 5 нче эш төркеме җитәкчесе, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Р.К.Хөснуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча эш төркеменең чираттагы утырышы узды.

26
май, 2017 ел
җомга

“Кукмара районының Кукмара шәһәр тибындагы поселогын үзгәртү һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 2017 елның 27 апрелендәге 23-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законының үз көченә керүе сәбәпле Кукмара шәһәр тибындагы поселогы, халыкның тавыш бирүдәге ризалыгы белән, Кукмара шәһәре итеп үзгәртелде.

2017 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “О реализации законодательства о мировой юстиции Республики Татарстан” темасына матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе Ш.Ш.Ягудин, рәис урынбасары Р.Г.Ногманов та катнашты.
2017 елның 24 маенда Баулы шәһәрендә Баулы муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча эшләрне оештыру торышы нәтиҗәләре буенча йомгаклау киңәшмәсе узды.

25
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе
2017 елның 24 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 6 хезмәткәренең, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының 2 дәүләт граждан хезмәткәренең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килүләренә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

24
май, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 24 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен “Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары” программа комплексындаэшләү буенча  видеоконференцэлемтә режимында белем бирү семинары узды.


23
май, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы министрлык аппаратына Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтләренең вакантлы вазыйфасына конкурс игълан итә:

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җирлекләр башлыклары өчен ел саен уздырыла торган семинар-киңәшмәләрдә җирле үзидарә турындагы законнардагы яңалыклар һәм муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару мәсьәләләре буенча доклад белән чыгыш ясады.
2017 елның 22 маенда Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясенең эш төркеме Баулы муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча эшләрнең оештырылу дәрәҗәсен өйрәнү эшен башлап җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International