ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 18 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында катнашты. Утырыш Р.Ф.Гафаров җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы залында узды.


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 16 маенда   Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс үткәрелде.


16
май, 2017 ел
сишәмбе
2017 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаров рәислегендә хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды.

15
май, 2017 ел
дүшәмбе
2017 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышларда катнаштылар.

12
май, 2017 ел
җомга

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2017 елның 13 апрелендәге  711/пр номерлы боерыгы белән җирлекләр, шәһәр округлары, шәһәр эче районнары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен эшләү буенча яңа методик күрсәтмәлекләр расланды.


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе
2017 елның 11 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
2017 елның 9 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова республиканың Тәтеш муниципаль районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты.

10
май, 2017 ел
чәршәмбе
2017 елның 9 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре үзләренең герой туганнарының фотосурәтләрен тотып “Үлемсез полк” сафларында үттеләр.

2017 елның 9 маенда Татарстан  Республикасы юстиция министрының  беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин  һәм министрлык хезмәткәрләре  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы  чараларда катнаштылар.


8
май, 2017 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 нче еллыгы белән котлауны кабул итегез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International