Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ел саен язлыкта Татарстан Республикасында “КонсультантПлюс” челтәренең рәсми вәкиле – “КонсультантПлюс. Мәгълүмат технологияләре” ҖЧҖ белән берлектә Татарстан Республикасы югары уку йортларының юридик факультетлары һәм бүлекләре студентлары арасында ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган республика конкурсын үткәрә. Быел конкурс 8 нче тапкыр узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча кадрлар резервына кертү өчен конкурс игълан итә
«2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасын раслау турында» 2011 елның 18 августындагы 687 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карарының 5 пунктын үтәү максатында һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының тикшерүләр үткәрү графигы нигезендә Зеленодольск муниципаль районында һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.