Бу атнада Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика, координация һәм планлаштыру бүлеге вәкилләре, 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының үтәлешен тикшерү графигына ярашлы рәвештә, Арча муниципаль районында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә тикшерү үткәреп кайттылар.
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов видеоконференция тәртибендә үткәрелә торган чираттагы кабул итүне уздырды. Телекүпер Татарстан Республикасының Чүпрәле муниципаль районы арасында салынды.
2012 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд участогы суд утырышы секретаре, консультанты, канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды.
2012 елның 13 мартында Россия Президенты Дмитрий Медведев “2012-2013 елларга Коррупциягә каршы тору илкүләм планы һәм Россия Федерациясе Президентының кайбер актларына коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында” 297 номерлы Указга кул куйды.