Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин #ТатарстанОнлайн программасында кунакта булды. Эфир Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә юридик ярдәм күрсәтү темасына багышланган иде.
Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә үтәү дисциплинасының торышына һәм агымдагы елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карауга багышланган коллегия утырышы узды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко белән эшлекле очрашу үткәрде, анда шулай ук Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Һөнәргә кереш” программасы буенча республика җәмәгать судьялары аппаратларының яңа кабул ителгән хезмәткәрләренә стажировка үтте.
Казан (Идел буе)федераль университетының Император залында “Ел юристы” югары юридик премиясен һәм Г.Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен тапшыру тантанасы узды.
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү максатыннан Министрлык тарафыннан расланган график нигезендә авыл җирлекләре башлыкларын видео кабул итүләр үткәрелә. 2021 елның июненнән 2023 елның августына кадәр чаралар республиканың барлык 872 авыл җирлегендә узды һәм видео кабул итүләрнең яңа циклы башланды.
Казан шәһәре Башкарма комитетында Юстиция министрлыгы белән берлектә нормалар төзү эшчәнлегенең көнүзәк мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан Юстиция министрлыгы делегациясе Башкортстан Республикасының Юстиция эшләре буенча Дәүләт комитетында булды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” программасы буенча дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең ике көнлек стажировкасы тәмамланды.
Юстиция министрлыгында министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә “Муниципаль берәмлекләр уставларын законнарга туры китерү” темасына киңәшмә узды.