Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә 2023 елның I кварталы йомгаклары буенча мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм алар буенча бурычлылар булып иҗтимагый хакимият органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр торган суд карарларын үтәүне мониторинглау буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Лаеш районы территориясендәге Тарлаш торак пункты янында ылыслы үсентеләр утыртылды. “Хәтер бакчасы” акциясе бөтен ил буенча уза. Юстиция министрлыгы анда ел саен катнаша.
Ах, война, что ж ты сделала, подлая:
Стали тихими наши дворы,
Наши мальчики головы подняли —
Повзрослели они до поры,
На пороге едва помаячили
и ушли, за солдатом — солдат…
До свидания, мальчики!
Булат Окуджава, «До свидания, мальчики»
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган чаралар циклы кысаларында Юстиция министрлыгы “Онытмаска ант итәбез!” дип аталган шигырь укучылар конкурсы һәм “Алар Ватан өчен көрәштеләр!” дип аталган иң яхшы рәсем конкурсы уздырды.
Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина туры эфирда Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участокларына язылу тәртибе турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалында булды. Анда ул Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган халыкара тарихи диктант “Җиңү диктанты”нда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бүген Татарстан Республикасы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен оештырды. Чараны В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында уздырдылар.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашыру мәсьәләсендә 2023 елның 1 кварталындагы эш йомгаклары буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Министрлык хезмәткәрләре Зәй районы җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче торак пунктлардан Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәвен өйрәнү буенча күчмә чара үткәрделәр.
Хөрмәтле нотариуслар һәм нотариаль палаталар хезмәткәрләре! Нотариат көне уңаеннан чын күңелдән котлауларны кабул итегез!
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Бөгелмә районы җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль районга керүче торак пунктлардан Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләренең үтәлешен өйрәнү буенча күчмә чара уздырылды.