Юстиция министрлыгында “Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыруга хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты турында фикер алыштылар.
Министрлык хезмәткәрләре Балык Бистәсе муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен башкаруны өйрәнү буенча күчмә чара үткәрделәр.
«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ җитәкчесе Марс Фаткуллин еллык эш планы нигезендә Зеленодольскта түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча гражданнарны күчмә кабул итү чарасын үткәрде.
2023 елның 1 гыйнварыннан еллык декларация кампаниясе башланды, аның барышында гражданнар 2022 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга тиеш.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды.
«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ җитәкчесе Марс Фаткуллин ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаганнарга хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча ай саен уздырыла торган бердәм кабул итү көнендә катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлыкта һәм республика җәмәгать судьялары аппаратларында коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоны эшли.
Бүген юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов җитәкчелегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы узды.
2023 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 19 декабрендәге “Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында” 522-ФЗ номерлы Федераль законы белән Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме билгеләнде.
2023 елның 10 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт бюросы белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил арасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.