Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды.
Министрлыкның җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Питрәч суд районы буенча суд участокларында эш башкарылуын һәм архив эшен оештыруга күчмә тикшерү уздырдылар.
Юстиция министрлыгы мәйданчыгында “Россия юристлары Ассоциациясе”Татарстан төбәк бүлеге советы утырышы узды. Утырышны Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Илдар Халиков ачты.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнары белән “Кодекс” мәгълүмат системасының төбәк законнары аналитигы автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану практикасы”темасы буенча видео-конференц-элемтә режимында киңәшмә үткәрде.
Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы утырышында катнашты.
24 мартта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узачак.
2022 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында (түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Кремль ур., 16 йорт) сәгать 14.00 дә конкурсның икенче (турыдан-туры) этабы узачак.
Татарстан Республикасында Җәмәгать судьялары порталы эшли. “Территориаль суд эшчәнлеге модуле” онлайн-сервисы ярдәмендә сез кайсы суд участогына каравыгызны белә аласыз. Шулай ук портал ярдәмендә сез дәүләт пошлинасын түләү өчен реквизитлар алачаксыз һәм аны түли аласыз.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 25 июнендәге «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның рәсми статистик хисапын оештыру турында» 633 номерлы карарын үтәү йөзеннән 2021 елда «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма эшчәнлеге турында мәгълүматлар» № 1-СОНКО формасы буенча статистик күзәтү дәвам итә (еллык).
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында видео-конференц-элемтә режимында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 6 дәүләт хезмәткәренә квалификация имтиханы һәм 13 дәүләт хезмәткәренә аттестация уздыру буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.