2022 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс игълан ителә.
Юстиция министрлыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты турында фикер алышу буенча Ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышы узды.
Декабрь уртасыннан «ПРОФ-IT. Инновацияләр» IT-чишелешләр II милли конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Конкурста катнашу өчен сайтында 22 февральгә кадәр гариза бирергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәге актив эшчәнлеген дәвам итә. Анда категориягә бәйсез рәвештә барлык гражданнар да мөрәҗәгать итә ала. Үзәк базасында хокукый ярдәмне Министрлык белгечләре, адвокатлар һәм юридик клиникалар вәкилләре күрсәтә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Җәмәгать судьялары порталы эшли.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының VIII чакырылыш депутаты Руслан Гаджиев рәислегендә 12 нче эшче төркем утырышы узды .
2022 елның 1 гыйнварыннан «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында» Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2021 елның 06 декабрендәге 406-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме билгеләнгән.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы муниципаль берәмлекнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча иң яхшы презентациягә республика иҗади конкурсы игълан итә.
Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты курсантлары белән очрашты.