ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Министрлык хезмәткәре тарафыннан Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының җирле үзидарә органнары тарафыннан җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләре үтәлешен өйрәнү буенча  күчмә тикшерү уздырылды.


21
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды:

КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында 20 октябрьдә җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителә торган норматив хокукый актларны тәрҗемә итү өчен җаваплы муниципалитет хезмәткәрләрен укыту тәмамланды.

Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән вакцинацияләү мәсьәләсе һәм QR-кодлар алу тәртибе буенча пресс-конференциядә катнашты.


20
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнары белән «Кодекс» мәгълүмат системасының «Төбәк законнары аналитиклары» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану практикасы» темасы буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.


19
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

ТР юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина судларны мәгълүматлаштыру һәм автоматлаштыру буенча Суд департаментының ТР буенча  идарәсе бинасында узган Россия Федерациясе Судьялар Советы комиссиясе утырышында катнашты.


18
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Айнур Галимов Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышын үткәрде.

2021 елның 9 ноябрендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында (Казан шәһәре, Кремль ур., 16. ) кадрлар резервына кертелүгә конкурсның икенче этабы узачак:


15
октябрь, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсын оештыру һәм уздыру комиссиясе утырышы узды.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә 2021-2022 уку елында беренче «Хокукый белемнәр мәктәбе» дәресе үткәрде, анда юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Айнур Галимов «Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү» темасынадоклад белән чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International