2021 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты вазыйфасына конкурс игълан ителде.
Министрлыкның норматив хокукый актларны теркәү һәм хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Эльмира Слепнева «Бала хокук даирәсендә» - «Ребенок в мире прав» VII республика мәгълүмати - социаль видеороликлар конкурсының жюри утырышында катнашты.
Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина рәислегендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсын оештыру һәм уздыру комиссиясе утырышы узды.
Балалары булган Россия Федерациясе гражданнарының торак шартларын яхшырту максатыннан,«Демография» милли проекты кысаларындагы «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проекты кысаларында, РФ Финанс министрлыгы тарафыннан «Гаилә ипотекасы» ташламалы ипотека кредиты программасы гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә җирле үзидарә органнары тарафыннан аларга тапшырылган Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән Татарстанда кертелгән яңа чикләүләр мәсьәләсе буенча пресс-конференциядә катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышын үткәрде.
2021 елның 23 ноябрендә 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт адресы буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында кадрлар резервына кертелүгә конкурсның икенче этабы узачак.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина җитәкчелегендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән гомуми мәсьәләләр буенча видео-конференц-элемтә режимында семинар-киңәшмә узды.