ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы экспертларның норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча ел саен үткәрелә торган республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы Әнәс Гатауллин рәислегендә узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов та катнашты.


30
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республиканың яңа кабул ителгән җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен «Һөнәргә кереш» программасы буенча стажировка уза.


29
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә «2021 елда җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эше турында» Министрлык коллегиясе утырышы узды.

Юстиция министрлыгына «РФ Юстиция министрлыгы каршындагы хокукый мәгълүмат фәнни үзәге» ФДБУ директорының беренче урынбасары Екатерина Гущина һәм РФ Юстиция министрлыгы делегациясе вәкиле Дарья Криничная килделәр.


28
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан ителде:

 Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» исеменә конкурс финалистлары исемлеге «Җирле үзидарә» өстәмә битендә, «Үз һөнәрендә иң яхшысы» исеменә конкурс» бүлегендә, «Үз һөнәрендә иң яхшысы» - 2021» бүлекчәсендә урнаштырылган.


27
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара оештыра.

 2021 елның 25 сентябрендә «Спортның ишкәкле төрләре үзәге» спорт комплексында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышларның төркем этабында катнашты.

Юстиция министрлыгында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатларында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов җитәкчелегендә видеоконференция режимында Краснодар крае администрациясе һәм дәүләт юридик бюросы вәкилләре белән эшлекле очрашу узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International