ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 27 июлендә 2021 елның 16 июлендәге «Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнарына хәрби комиссариатлар булмаган территорияләрдә беренчел хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашыру вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен муниципаль район составына керүче җирлекләр бюджетларына субвенцияләр исәпләү һәм бирү буенча Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 51-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (алга таба – 51-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы) үз көченә керде. 

ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан килештерелгән план кысаларында  Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм РФ Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән берлектә Совет суд районы буенча Казан шәһәре, Яңа Азино ур., 43 йорт адресы буенча урнашкан 1, 13 нче суд участоклары биналарында шартлау куркынычы һәм шикле предметны (шартлаткыч җайланма) табу турында мәгълүмат алганда гамәлләрне гамәли эшкәртү буенча уку-укыту күнегүләре уздырылды.


4
август, 2021 ел
чәршәмбе

 2021 елның 16 июлендә  «Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 16 июлендәге 49-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (алга таба – 49-ТРЗ номерлы Закон) үз көченә керде, 2021 елның 1 августыннан үз көченә кергән нигезләмәләрдән тыш. 
Кертелгән үзгәрешләр нигезендә, су саклау зоналарында пестицидлар һәм агрохимикатларны саклау һәм куллану тыела. 

2021 елның 4 августында министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә  «Җирле үзидарә органнарында шартнамәчел һәм претензия-дәгъва эшен оештыру» темасына җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видео аша кабул итү булды. 


3
август, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 16 июлендә «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 16 июлендәге 48-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (алга таба – 48-ТРЗ номерлы Закон) үз көченә керде. 
 

ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча бердәм кабул итү көнендә катнашты.


2
август, 2021 ел
дүшәмбе

Юстиция министрлыгы республиканың Арча муниципаль районында яшәүчеләр өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара оештыра. 


28
июль, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 1 июлендә «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 30 апрелендәге 116-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – 116-ФЗ номерлы Федераль закон) үз көченә керде.


27
июль, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 27 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән норма чыгару эшчәнлеге мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлеге турында» Министрлык коллегиясе утырышы узды.


26
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Юстиция министрлыгында Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты студентларының җәйге практикасы тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International