ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында узган коллегия утырышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2020 елдагы эшенә йомгак ясады.


15
гыйнвар, 2021 ел
җомга

2021 елның 1 гыйнварында «Татарстан Республикасында шәһәр җирлекләренең җирле үзидарә органнары белән дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләре бирү буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне яңадан бүлү турында»  Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына һәм «Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнарына дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләре бирү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 26 декабрендәге 98-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.


13
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 29 декабрендәге 473-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме билгеләнгән.


11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хокукый һәм коррупциягә каршы белем бирү  максатларында #БезКоррупциягәКаршы рубрикасын башлап җибәрә.


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча онлайн-киңәшмә уздырды.

«Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 28 һәм 33 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 2 декабрендәге 83-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина бүген ТР Дәүләт Советында республиканың җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты.


25
декабрь, 2020 ел
җомга

2021 елның 1 гыйнварында «Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 27 ноябрендәге 80-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (алга таба – 80-ТРЗ номерлы Закон) үз көченә керә.


23
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен "Күчемсез милек объектларының кадастр исәбе һәм кадастр бәясе" темасына онлайн-семинар үткәрде.

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина онлайн-режимда өлкән җәмәгать судьялары белән йомгаклау киңәшмәсен үткәрде, анда Татарстан Республикасы Судьялар советы рәисе Роман Гафаров катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International