Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү һәм квалификация имтиханы уздыру буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты курсантлары белән очрашты. Мөхәррәм Ибәтов студентларга хокукый җайга салу һәм дәүләт граждан хезмәтенең үзенчәлекләре, аның үсеш перспективалары, дәүләт граждан хезмәткәренең статусы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарихы турында сөйләде, шулай ук курсантларның төрле сорауларына җавап бирде.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов онлайн-режимда җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен «Күчемсез милек объектларын тартып алу» темасына кабул итү үткәрде.
10 октябрьдән 11енә кадәр Татарстанның дәүләт хезмәткәрләре арасында Шахмат буенча спартакиада узды. Анда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Рәүф Гарипов шәхси зачетта җиңү яулады.
Юстиция министрлыгы коллективы, гадәттәгечә, «Милләтләр кроссы-2020» Бөтенроссия йөгерү көнендә катнашты - 3 километр араны йөгереп узды. Йөгерү «Ак Барс Арена " стадионы территориясендә узды.
Бүген Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» исеменә конкурсның финал этабы узды.
Өлкәннәр декадасы кысаларында, традиция буенча, Министрлык хезмәткәрләре ведомство эшенә зур өлеш керткән ветеран-остазларны котладылар.
Бүген Хокук бозуларны профилактикалау буенча ТР хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме Әлмәт районында әлеге юнәлеш буенча эшнең торышын өйрәнде.
Бүген Министрлык хезмәткәрләре Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан авыл җирлекләреннән ТР муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләренең үтәлешен өйрәнү буенча күчмә чара үткәрделәр.
2020 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс игълан ителә:
- хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы консультанты;
- җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече.