ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 3 октябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, шулай ук физик затларга - товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр җитештерүчеләргә  субсидияләр, шул исәптән субсидияләр рәвешендәге грантлар, норматив хокукый актларга, муниципаль хокукый актларга карата гомуми таләпләр турында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларының һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында”  2020 елның 18 сентябрендәге 1492 номерлы карары үз көченә керә.

Муниципаль районнарда яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы Өлкәннәр көнен билгеләп узу кысаларында үткәрелде. Чара  йомгаклары буенча  5 гражданга 7 төрле мәсьәлә буенча хокукый консультация рәвешендә ярдәм күрсәтелде. 


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин бүген ТР Дәүләт Советында республиканың Конституция суды судьяларына һәм җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты.  Эпидемиологик хәл аркасында әлеге чара быел беренче тапкыр үткәрелә.

2020 елның 28-30 сентябрендә республиканың хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме тарафыннан Лениногорск районында әлеге мәсьәләдә эшне оештыруның торышы өйрәнелде.

Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын вәкилләре! Сезне Халыкара өлкәннәр көне – олы тормыш юлы үткән кешеләрне хөрмәтләү символы булган бәйрәм белән котлыйм!


29
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды

Бүген Әнәс Гатауллин рәислегендә Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды, аның эшендә юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Заһидуллин катнашты.


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

1920 елның 28 сентябре - республикабыз тарихында мөһим дата, чөнки бу көнне Татарстан Республикасы Халык Комиссарлары Советын раслау турында беркетмә кабул ителә. Бу көн шулай ук республика Хөкүмәтенең рәсми оешу көне дип санала.


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Әлмәт һәм Лениногорск муниципаль районнарына күчмә чараларны әзерләү кысаларында Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме әгъзалары киңәшмәсе узды.


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара оештыра.

Катнашучылар исемлеге «Җирле үзидарә» өстәмә битендә «Үз һөнәрендә  иң яхшысы» исеменә конкурс» бүлегендә «Үз һөнәрендә  иң яхшысы - 2020» бүлекчәсендә урнаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International