ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасында “Иң яхшы муниципаль практика” бөтенроссия конкурсының республика этабы түбәндәге номинациләр буенча уздырыла:

 “Шәһәр төзелеше сәясәте, халык яшәеше өчен уңайлы шартлар тудыру һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү”;

“Муниципаль икътисадый сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә”;

Муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр белән нәтиҗәле “кире элемтә”не тәэмин итү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү һәм гражданнарны җирле үзидарәне башка формаларда гамәлгә ашыруга (гамәлгә ашыруда катнашуга) тарту;

 “Милләтара тынычлыкны ныгыту, милли сәясәт өлкәсендәге башка чараларны муниципаль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру”. 

Конкурста шәһәр округлары, шәһәр һәм авыл җирлекләре катнаша ала, алар түбәндәге категорияләргә бүленәләр:

I категория –  шәһәр округлары һәм шәһәр җирлекләре;

II категория –  авыл җирлекләре.

Муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр белән нәтиҗәле “кире элемтә”не тәэмин итү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү һәм гражданнарны җирле үзидарәне башка формаларда гамәлгә ашыруга (гамәлгә ашыруда катнашуга) тарту номинациясе буенча заявкалар , муниципаль берәмлекләр башлыклары тарафыннан имзаланган озату хатлары белән һәм конкурста катнашучыларның номинацияләре һәм категорияләре күрсәтелеп,  Татарстан Республикасы Министлар Кабинетының 2017 елның 27 маендагы 313 номерлы карары белән расланган “Иң яхшы муниципаль практика” бөтенроссия конкурсының республика этабын уздыру турындагы нигезләмә нигезендә, 25 нче майдан 15 нче июньгә кадәр “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясенә биреләләр.

Элемтәләр өчен: 420111, Казан шәһ., Батурин ур., 7а, телефон: 292-48-17, Фәррахова Лилия Илдус кызы, Мортазина Эльвира Насих кызы.

Конкурс заявкасы формасы, конкурс заявкасын бәяләү методикасы һәм конкурс заявкасын презентацияләүгә әзерлек буенча методик күрсәтмәләр “Җирле үзидарә” бүлегенең “Иң яхшы муниципаль практика” бөтенроссия конкурсының республика этабы” бүлекчәсендә урнаштырылган.

 


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 9 маенда  ТР юстиция министры Р.И.Заһидуллин республиканың Чистай районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты.

Чистай районында традицион митингка җыелучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык һәм автоматлардан өч тапкыр залп биреп искә алдылар. Аннан соң үзәк мәйданда хәрби техника парады башланды, предприятиеләр һәм оешмалар коллективлары колонналары үтте, алар барысы да Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу урынына һәм Советлар Союзы Геройлары стеласы янына юнәлделәр. 

Районда яшәүчеләрне һәм кунакларны әлеге истәлекле көн белән юстиция министры Р.И.Заһидуллин котлады, район халкына Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы белән котлау телеграммасын укыды. Чистай муниципаль районы башлыгы Д.А. Иванов, РФ Федераль Җыены Фдерация Советы әгъзасы  И.Т. Әхмәтҗанов, Чистай шәһәре һәм Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге башлыгы Андрей Пичушкин, сугышта катнашкан Иван Рыкалов та сәламләү сүзләрен җиткерделәр.

Бәйрәм чаралары Скарятин бакчасында дәвам итте, министр анда район башлыгы һәм чакырылган кунаклар белән берлектә “Ватанны саклаучыларга” Хәрби Дан почмагын ачуда катнашты. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен өстәлләр әзерләнгән иде, “Кыр кухнясы” эшләде. 

Министр шулай ук район башлыгы белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны С.И. Арсентьевны өенә барып котлады. Кунаклар ветеранга “Фидәкарь хезмәт өчен” медален тапшырдылар. Тыныч дөньяда яшәү бәхете бүләк иткән өчен ветеран адресына җылы рәхмәт сүзләре яңгырады.

Бәйрәм чараларын йомгаклап, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны хөрмәтләп Рөстәм Заһидуллин чистайлылар белән бергә “Үлемсез полк” акциясендә катнашты.

 

2018 елны 9 маенда  министр урынбасары Н.В.Рагозина  һәм Татарстан Республикасы Юстиция  министрлыгы хезмәткәрләре Бөек  Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына  багышланган бәйрәм чараларында  катнаштылар. 

Бәйрәм чаралары Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салудан башланды.

Аннан соң министр урынбасары Н.В.Рагозина һәм министрлык хезмәткәрләре үзләренең героик туганнарының фотосурәтләрен тотып “Үлемсез полк” акциясендә катнаштылар.

Акциядә катнашучылар Ирек мәйданы – Карл Маркс урамы – Лобачевский ур. -  Кремль ур. – Беренче май мәйданы – Меңъеллык мәйданы  маршруты буенча уздылар.

Акциядә катнашучы һәр кеше үз ветеранын, бабасын, бабасының бабасын онытмый, аның белән горурлана. Аларның батырлыгы онытылмый!

 

2018 елның 8 маенда  Татарстан Республикасы юстиция  министры урынбасары Н.В.Рагозина, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова белән берлектә һәм РДХУ КФ фәнни эшләр буенча директор урынбасары Л.А.Гомәров һәм РДХУ КФ  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А.Р.Гарифуллина катнашында Россия дәүләт хокук университетының Казан филиалының 3 курс студентлары белән очраштылар.

Н.В.Рагозина студентларга республика Юстиция министрлыгының, аерым алганда, җәмәгать судьяларын матди-техник тәэмин итү өлешендәге эше, гомумән алганда юстиция эше, җәмәгать судьясы аппараты структурасы, җәмәгать судьясы аппаратына эшкә урнашу мөмкинлеге, судта эш үзенчәлекләре, анда эшләү өчен кирәкле квалификация таләпләре һәм башкалар турында сөйләде. Студентлар министрлыкка һәм җәмәгать судьялары суд участокларына барып карарга теләкләре булуы турында белдерделәр.

Очрашу ахырында чыгыш ясаучылар студентларга сайлаган һөнәрләрен үзләштерүгә иҗади якын килүләрен, нәтиҗәле студент тормышы һәм актив гражданлык позициясендә торуларын теләделәр.

 


8
май, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында шәһәр һәм районнар территорияләрендә традицион нигездә уздырыла торган ике айлык санитар чистарту кысаларында 2018 елның 5 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук республиканың җәмәгать судьялары суд участоклары хезмәткәрләре санитар җыештыруда катнаштылар. Биналар янындагы территорияләр тәртипкә китерелде, яшел зона корыган яфраклардан һәм чүп-чардан арындырылды. Министрлык һәм суд участоклары биналары да тәртипкә китерелде.

2018 елның 7 маенда  Татарстан Республикасы Юстиция  министрлыгында юстиция министры  урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә  Казан шәһәре административ комиссиясенең  Суд приставлары федераль хезмәтенең  Татарстан Республикасы белән  берлектә ведомствоара электрон  хезмәттәшлек симтемасын кертеп  җибәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә  узды. Анда шулай ук Татарстан  Республикасы Мәгълүмат һәм элемтә  министрлыгы, “Татарстан Республикасы  мәгълүмати технологияләр үзәге”  ДУП, Казан шәһәре башкарма комитеты  вәкилләре дә катнашты.

Казан шәһәре административ комиссиясе һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре система эшләтеп җибәрелде һәм тест режимында эшли дип белдерделәр.

 

2018 елның 7 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты вазыйфаларының төп һәм әйдәп баручы төркемнәренә кадрлар резервына кертелүгә конкурслар үткәрелде.

Конкурста 12 кеше катнашты.

Конкурс комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты вазыйфаларның төп төркеменә караган кадрлар резервына кертелүгә тәкъдим ителделәр:

Мурадымова Лилия Виктор кызы,

Сафиуллина Юлия Владимировна,

Свиридова Татьяна Станиславовна;

вазыйфаларның әйдәп баручы төркеменә тәкъдим ителделәр:

Әхмәтова Дина Фарит кызы;

Мингалимов Илфат Марат улы;

Сөләйманова Илсинә Альберт кызы;

Хәмитова Эльза Әнәс кызы.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты советы әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры,  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе А.Г. Гатауллин катнаштылар.


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 5 маенда Түбән Камадагы “Батыр” спорт комплексында Татарстан Республикасы судлары арасында өстәл теннисы буенча турнир узды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасын хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы Сафин Адель Габбас улы, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Воробьёв Антон Валерьевич һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Свиридова Татьяна Станиславовна тәкъдим иттеләр. Ярышта шәһәр судлары, арбитраж судлар, җәмәгать судьялары аппаратлары судьялары  һәм хезмәкәрләре – барлыгы  15 команда катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча министрлык 8 нче урынны алды. Команда беренчелегендә Түбән Кама шәһәр суды командасы җиңеп чыкты.

2018 елның 5 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен уздырыла торган “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. 

Министрлыкның 17 хезмәткәре министр Р.И.Заһидуллин җитәкчелегендә “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесенең Матюшино урманчылыгы территориясендә агачлар утырттылар.

Акция илнең төп байлыгының берсе булган урманга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру, урманчы һөнәренең дәрәҗәсен арттыру, җәмәгатьчелек игътибарын урман байлыкларын саклауга, арттыруга, торгызуга тарту максатыннан уздырыла.


4
май, 2018 ел
җомга

2018 елның 26 апрель һәм 3 май көннәрендә  Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.

Конкурста 27 кеше катнашты.

Конкурс комиссиясе карары белән конкурсларда җиңүчеләр булып танылдылар:

Сәгъдиева Альмира Гаязетдин кызы  Татарстан Республикасы Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 1 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;

Кәлимуллина Гүзәл Якуб кызы  Татарстан Республикасы Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 1 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;

Орлова Регина Андреевна Татарстан Республикасы Казан шәһәре Киров суд районы буенча 4 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;

Хәбибуллина Рушана Гыйният кызы  Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 5 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;

Пензенская Елена Германовна  Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 3 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;

Ахунова Гүзәл Айдар кызы  Татарстан Республикасы Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы  буенча  5 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Фатыйхова Регина Фәнис кызы Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү суд районы  буенча  4 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Крючкова Анастасия Владимировна  Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин суд районы  буенча  11 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Гарифҗанова Гүзәл Рифат кызы  Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин суд районы  буенча  2 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Сабирова Земфира Ягъфәр кызы  Татарстан Республикасы Чаллы суд районы  буенча  6 нчы суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Семенушкина Светлана Валентиновна  Татарстан Республикасы Чаллы суд районы  буенча  11 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Рәхмәтуллина Кристина Андреевна  Татарстан Республикасы Чаллы суд районы  буенча  14 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Абдрахманова Ләйсән Әсхәт кызы  Татарстан Республикасы Әлки суд районы  буенча  1 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Мөхәммәтҗанова Айгөл Ринат кызы  Татарстан Республикасы Зәй суд районы  буенча  1 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Мәрдегалләмова Гүзәл Марсель кызы 2 разрядлы өлкән белгеч   - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;

Фролова Анастасия Владиславовна 2 разрядлы өлкән белгеч   - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;

Яковлева Алия Рәфикъ кызы 2 разрядлы өлкән белгеч   - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Киров суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;

Мәрданова Рушания Камил кызы 2 разрядлы өлкән белгеч   - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;

Сәетова Фәния Фирдүс кызы 2 разрядлы өлкән белгеч   - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;

Темникова Анна Борисовна 2 разрядлы өлкән белгеч   - Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына.

Конкурс комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының вазыйфаларның өлкән төркеменә караган кадрлар резервына кертелүгә тәкъдим ителделәр: Смаль Елена Юрьевна, Солянова Вероника Хәмитовна, Аксенова Альбина Альбертовна, Мәрданова Рушания Камилевна, Перунова Динара Маратовна.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты советы әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры,  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе А.Г. Гатауллин һәм Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доценты  В.А. Гуревич катнаштылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International