ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина “Россия дәүләт гадел хөкем университеты” Федераль дәүләт югары белем бирү учреждениесенең Казан филиалында узган “Совершенствование средств реализации и применения права: общетеоретические и отраслевые аспекты” IV  Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 28 октябрендә Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларын биләү буенча конкурс үткәрелде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча ел саен уздырыла торган экспертлар республика конкурсында катнашуга  заявкалар кабул ителү туктатылу турында белдерә.


28
октябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 28 октябрендә “Россия  дәүләт гадел хөкем университеты”  Федераль дәүләт бюджет югары  белем бирү учреждениесенең Казан  филиалында Татарстан Республикасы  җәмәгать судьялары аппаратлары  хезмәткәрләренең белем күтәрү курслары узды.

2016 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Ведомствоара координацияләү комитетының хокукый мәсьәләләр буенча Экспертлар советы утырышы булып узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Р.И.Заһидуллин алып барды.

2016 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында катнашты. Утырыш Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы залында Р.А.Шәрифуллин җитәкчелегендә узды.


27
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары А.М.Чашин белән берлектә “Татмедиа” Республика басма һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасының үтәлеше барышына планлы тикшерү уздырдылар.

2016 елның 27 октябрендә Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгы  хезмәткәрләре, район һәм Казан  шәһәре муниципаль берәмлеген  межалау чикләрен үзгәртү процедурасын  уздыру мәсьәләләре буенча районның җирле үзидарә органнары һәм Биектау авыл җирлеге вәкилләренә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, Биектау районына чыктылар.

2016 елның 27 октябрендә Татарстан  Республикасы юстиция министры  урынбасары Н.В.Рагозина Россия  дәүләт гадел хөкем университетының  Казан филиалының “Ак Барс”  Яшьләр үзәгендә оештырылган  традицион бәйрәмендә катнашты.

 2016 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүләренә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды. 4 дәүләт граждан хезмәткәре квалификация имтиханы бирде, 11 дәүләт хезмәткәре аттестация узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International