Россия Федерациясе Президентының 2016 елның 1 апрелендәге 147 номерлы Указы белән расланган 2016-2017 елларга коррупциягә каршы торуның милли планы нигезендә 2016 елның 9 ноябрендә “Корстон” ДСКК Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы торуның актуаль мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференция узды.
“Ребенок в мире прав” - “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликларның республика конкурсында катнашуга 418 видеоролик тәкъдим ителгән иде.
2016 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Ибәтов Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курсларында “Җирле үзидарә органнарының төп бурычлары һәм функцияләре” темасына лекция укыды.
2016 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курсларын ачты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре 2016 елның 4 ноябрендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Кремль яр буенда митинг-концертта катнаштылар.
Агымдагы елның 1 ноябрендә Британия компанияләре вәкилләренең Татарстан Республикасына визиты кысаларында “Корстон” ДСККда узган семинарда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов 2016 елның 27-28 октябрь көннәрендә узган “Россия Юстиция министрлыгының мәгълүмати-телекоммуникация тәэмин ителешенең бердәй системасының “Россия Федерациясенең норматив хокукый актлары” системасында федераль регистрлар һәм дәүләт реестрларын алып бару” VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
2016 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясар өчен Балтач муниципаль районына чыкты.
2016 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Р.И.Заһидуллин “Вверх!” республика конкурсы финалисты, К(И)ФУ 4 курс студенткасы Кристина Әбүбәкирова белән очрашты. “Вверх!” республика конкурсы Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, оешмалар һәм предприятиеләр, яшьләр оешмалары һәм учреждениеләр өчен кадрлар резервын формалаштыруга юнәлдерелгән.