ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курслары ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв белемнәрен күтәрүчеләргә сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

2016 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов комплекслы күп төр көрәш буенча ТАССР юстиция министры А.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган Бөтенроссия турниры ачылышында катнашты.


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин “Казан дәүләт яшь тамашачы театрында” республиканың өченче “Ребенок в мире прав” - “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати- социаль видеороликлар конкурсында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

2016 елның 16-18 ноябрь  көннәрендә Татарстан Республикасы  юстиция министры Л.Ю.Глухова һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Р.Р.Нәбиуллин галим-юристларның VII Пермь конгрессында катнаштылар.  Конгрессны Пермь дәүләт милли тикшеренү институтының юридик факультеты, “Россия ассоцияцияләре” Пермь бүлекчәсе, Пермь краеның юстиция һәм җәмәгать судьялары эше агентлыгы оештырды.


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 17 ноябрендә  Татарстан Республикасы юстиция  министры урынбасары Н.В.Рагозина  Татарстан Республикасы Дәүләт  Советында җәмәгать судьяларын  истәлекле вакыйга - Татарстан Республикасы  җәмәгать судьялары таныклыклары  тапшырылу белән котлады.


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 18 ноябрендә  15:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конференцияләр залында (Казан, Татарстан ур., 55 йорт, 5 кат) норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза ясау буенча республикада ел саен уздырыла торган экспертлар конкурсына нәтиҗәләр ясау буенча конкурс комиссиясе утырышы узачак.


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында катнашты һәм анда “Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында”, “Татарстан Республикасы гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законының 12 һәм 13 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектлары буенча доклад белән чыгыш ясады. Закон проектлары Комитет тарафыннан хупландылар.


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтләренең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә:


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 9 һәм 10 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең 18 хезмәткәренә мөнәсәбәттә (10 ысы – Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларыннан, 8е – Татарстан Ресапубликасы Юстиция министрлыгы аппаратыннан) аттестация уздыру буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

2016 елның 11 ноябрендә “Россия дәүләт гадел хөкем университеты” федераль дәүләт югары белем бирү бюджет учреждениесенең Казан филиалында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең белем күтәрү курслары тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International