ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында вазыйфалары коррупция куркынычы белән бәйле булган дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларының үзгәртелгән исемлегенә кертелгән Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре өчен керемнәр, чыгымнар һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турындагы белешмә формасын тутыру мәсьәләләре буенча белем бирү семинары узды.

2016 елның 25 ноябрендә “Россия дәүләт гадел хөкем университеты” федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең белем күтәрү курслары тәмамланды.

2016 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы А.В.Воробёьв, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Р.Р.НәбиуллинТатарстан Республикасы Судьялар советы утырышында катнашты.


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә катнашты.

2016 елның 24 ноябрендә Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс үткәрелде.

2016 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры  Л.Ю.Глухова “Бу Палата эшсезлек өчен җыемнар билгели” темасына “Парламент дебатлары” яшьләр интеллектуаль уенында парламент фикер алышуларында катнашты.


24
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Мәскәү шәһәрендә Федерация Советының конституциячел законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты  тарафыннан уздырылган “Җәмгыятьтә конфликтлылыкны киметү һәм хокукый культураны үстерүдә медиация процедурасының роле” темасына түгәрәк өстәл эшендә катнашты.


23
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 23 ноябрендәТатарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә “Татарстан Республикасы тарафыннан бирелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге турында” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы коллегия утырышы узды.

2016 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча экспертларның ел сен уздырыла торган республика конкурсын уздыру буенча конкурс комиссиясенең йомгаклау утырышы булды.

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнен уздыруның максаты -  ятим балаларга; ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балаларга; ятим балалар һәм ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларга; үз гаиләсенә ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балаларны алырга теләгән затларга, балаларны уллыкка яки кызлыкка алучыларга, инвалид балаларга (аларның законлы вәкилләре һәм вәкилләренә) түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук  әлеге төркемнәргә керүчеләрне балаларның, ата-аналарның, опекуннарның  хокуклары һәм бурычлары белән таныштыру, хокукый характердагы актуаль мәсьәләләр буенча белемнәрен күтәрү.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International