ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 16 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов эш сәфәре белән Түбән Кама шәһәренә барды. Анда ул Түбән Кама муниципаль районы, Түбән Кама шәһәре мэры А.Р.Метшин белән очрашты. Алар җәмәгать судьяларына һәм аларның аппаратына (Түбән Камада 12 суд участогы бар) биналар бүлеп бирү, район административ комиссиясен һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең эшчәнлеген оештыру турында сөйләштеләр.

16
март, 2012 ел
җомга
2012 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд участогы суд утырышы секретаре, консультанты, канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды.

15
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Хокук һәм хәят” журналының редакция советы утырышы булды. Аны юстиция министры, журналның редакция советы рәисе М.М.Корманов алып барды. Узган елда журнал саннары дөнья күрмәсә дә, редакция советы әгъзалары үзенә күрә уникаль басманы чыгаруны дәвам итү турында карар кабул иттеләр.
2012 елның 13 мартында Россия Президенты Дмитрий Медведев “2012-2013 елларга Коррупциягә каршы тору илкүләм планы һәм Россия Федерациясе Президентының кайбер актларына коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында” 297 номерлы Указга кул куйды.

14
март, 2012 ел
чәршәмбе
2012 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Утырышның беренче өлеше “Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы законы проектын эшләү буенча эшче төркем белән бергә үтте. Закон проектын бергә карау нәтиҗәсендә, закон проектын эшләп бетерү һәм алга таба агымдагы елның 15 мартында булачак Экспертлар советы утырышына тәкъдим итү турында карар кабул ителде.

12
март, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ел саен язлыкта Татарстан Республикасында “КонсультантПлюс” челтәренең рәсми вәкиле – “КонсультантПлюс. Мәгълүмат технологияләре” ҖЧҖ белән берлектә Татарстан Республикасы югары уку йортларының юридик факультетлары һәм бүлекләре студентлары арасында ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган республика конкурсын үткәрә. Быел конкурс 8 нче тапкыр узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча кадрлар резервына кертү өчен конкурс игълан итә

7
март, 2012 ел
чәршәмбе
Электән сәяси мәгънә салынган 8 Март бәйрәме еллар үтү белән гүзәл затлар бәйрәме төсен алды. Безнең тормышта 8 Март матурлык һәм Хатын-кыз бөеклеге бәйрәме буларак кабул ителгән һәм шулай кала бирә. Борынгыдан ук Хатын-кыз – гаилә учагын сүндермичә саклап тотучы. Нәкъ гаилә безнең өчен көнкүреш давылларыннан һәм авырлыкларыннан ышанычлы “тыл”. Анда без югары казанышларга ирешү һәм көндәлек эшләр өчен көч туплыйбыз. Мондый нык, ярату хисенә корылган гаиләләр ничаклы күбрәк булса, шулкадәр тормышыбыз да күңеллерәк һәм җылырак булыр.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Казан шәһәре Киров районы 3 һәм 4 номерлы суд участоклары җәмәгать судьясы аппараты консультанты, Казан шәһәре Вахитов районы 7 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, ТР Зәй районы һәм Зәй шәһәре 1 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, ТР Арча районы җәмәгать судьялары аппаратының канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгеч һәм Казан шәһәре Яңа Савин районы 7 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгеч дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.

6
март, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 5 мартында федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары арасында вәкаләтләр бүлешү мәсьәләсе буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International