2012 елның 31 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән «КонсультантПлюс. Мәгълүмат технологияләре» ширкәте тарафыннан оештырылган ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган VIII Татарстан Республикасы югары уку йортларының юридик факультетлары һәм бүлекләре студентлары арасында республика конкурсының финал туры булды.
Кичә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме җиденче утырышы булды, анда 11 Татарстан Республикасы законы проекты каралды. Парламент утырышында 5 закон проекты Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н. Столяров тарафыннан тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләрен биләп торган вазыйфаларына туры килүгә аттестацияләү булды. Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгында каралганча, аттестацияне Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 7 дәүләт граждан хезмәткәре үтте.
Бу атнада Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика, координация һәм планлаштыру бүлеге вәкилләре, 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының үтәлешен тикшерү графигына ярашлы рәвештә, Арча муниципаль районында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә тикшерү үткәреп кайттылар.
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов видеоконференция тәртибендә үткәрелә торган чираттагы кабул итүне уздырды. Телекүпер Татарстан Республикасының Чүпрәле муниципаль районы арасында салынды.