ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасында II Cпартакиада тизлек җыя башлады. 2012 елның 7 апрелендә волейбол командаларының сайлап алу уеннары булды. Юстиция министрлыгының волейбол командасы, ТР Дәүләт Советы, ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Прокуратурасы командалары белән өч очрашу үткәреп, 1/8 финалга чыкты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында” 2008 елның 12 маендагы ПУ-205 номерлы Указы нигезендә билгеләнгәнчә, Татарстан Республикасы административ-территориаль берәмлекләре реестрын алып баруны гамәлгә ашыручы вәкаләтле орган булып тора.

10
апрель, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 12 нче эшче төркемнең Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчасын җәлеп итү мәсьәләсенә багышланган утырышы булды. Аны Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров (эшче төркем җитәкчесе урынбасары) үткәрде.

9
апрель, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 2 апреленнән 6 апреленә кадәр Татарстан Республикасында РФ Судьялар советының судларны мәгълүматлаштыру һәм аларның эшен автоматлаштыру буенча комиссиясе эшләде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Казан шәһәре Яңа Савин районы 8 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре һәм Казан шәһәре Вахитов районы 1 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.

6
апрель, 2012 ел
җомга
2012 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары аппаратлары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары хезмәткәрләре арасындагы II Cпартакиада кысаларында дарст турниры булды.

5
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 2 апреленнән 4 апреленә кадәр Татарстан Республикасы дәүләт органнары хезмәткәрләре арасындагы II Cпартакиада кысаларында тиз шахмат турниры булды. Уенда катнашкан 30 команда арасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы, 17 очко җыеп, 5-6 гомумкоманда урыннарын бүлеште.
2012 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы булды. Комиссия әгъзалары “Керемнәр турында белешмәләрнең үз вакытында һәм дөрес тапшырылуын тәэмин итү чаралары турында” мәсьәләсен карап тикшерделәр. 

4
апрель, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген, 2012 елның 4 апрелендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре, консультанты, канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфаларын биләп торуга конкурс үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2012 елның 29 мартындагы 2053-IV ДС номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп биш елга:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International