ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2012 ел
чәршәмбе
"Pro Город" газетасы һәм ProKazan.ru порталының «Тормыш  һәм уңыш мәктәбе» проекты кысаларында ТР юстиция министры М.М.Корманов 175 нче мәктәпнең 9-11 сыйныф укучылары белән очрашты.

24
апрель, 2012 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең хокук бозуларны профилактикалау комиссиясенең эшче төркеме әгъзалары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында узган оештыру киңәшмәсендә катнашты. АларТатарстан Республикасы Арча һәм Питрәч муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча комплекслы тикшерүнең оештыру эшләре турында фикер алышты.


23
апрель, 2012 ел
дүшәмбе

Май бәйрәмнәре алдында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлыкның административ бинасын һәм аның янәшәсендәге территорияне чистарту буенча гадәткә кергән хезмәт шимбәсе булды. Хезмәт шимбәсе территорияләрне санитар чистарту ике айлыгы кысаларында үтте һәм анда Министрлык аппаратының бөтен коллективы катнашты.


20
апрель, 2012 ел
җомга
Бүген, 2012 елның 20 апрелендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында алтынчы чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларының һәм Федерация Советының Татарстан Республикасыннан әгъзалары киңәшмәсе Беркетмәсе нигезендә төзелгән 12 нче эшче төркемнең 2012 елда һәм 2012 елның 24 гыйнварыннан алып уртача вакытка үзара мөнәсәбәт һәм федераль максатчан программаларда, проектлар һәм чараларда Татарстанның катнашуы мәсьәләләренә багышланган киңәшмәсе булды. Ул Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрданов рәислегендә үтте.
Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге каршындагы яшь юристлар советы гамәлгә ашыра торган  «Хокук мәктәбе» проекты 2011 елда авыл мәктәпләрендә укучылар тарафыннан да, авыл мәктәпләре администрацияләре һәм укытучылары арасында да уңай бәяләнде һәм абруй казанды.

19
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бу атнада Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының үтәлешен тикшерү графигына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында һәм Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында тикшерү үткәрде.

18
апрель, 2012 ел
чәршәмбе
Кичә видеоконференция тәртибендә “Электрон документлар әйләнеше һәм махсус хокукый тәэминат белән эшләү” темасына Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан оештырылган өйрәтү семинар-киңәшмәсе булды. Өйрәнүчеләр буларак Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре катнашты.

17
апрель, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге әйдәп баручы белгече, ТР Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре 8 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, ТР Азнакай районы һәм Азнакай шәһәре 3 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, ТР Әтнә районы 1 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты, Казан шәһәре Киров районы 1 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгече, Казан шәһәре Идел буе районы 1 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгече һәм Казан шәһәре Вахитов районы җәмәгать судьялары аппаратының канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.

16
апрель, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан хезмәткәрләрнең квалификациясен кыска вакыт эчендә күтәрү эше башкарылды. Ул “РФ Президентының “2012-2013 елларга Илкүләм коррупциягә каршы көрәш планы һәм Россия Федерациясе Президентының коррупциягә каршы тору мәсьәләләренә кагылышлы кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында” 2012 елның 13 мартындагы 297 номерлы Указы кабул ителүгә бәйле рәвештә эш оештыру” дигән темага багышланган уку-укыту семинар-киңәшмәсе рәвешендә барды.

13
апрель, 2012 ел
җомга
2012 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгы аттестация комиссиясенең ТР җәмәгать судьялары аппараты дәүләт граждан хезмәткәрләренә класслы чиннар бирүгә квалификация имтиханын алу буенча утырышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International