ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Әгерҗе муниципаль районы гражданнарын видеоконференция элемтәсе тәртибендә кабул итте. Видеоконференция элемтәсе тәртибендә айлык кабул итү 2011 елның августыннан алып гражданнарны юстиция министры М.М.Корманов тарафыннан кабул итүнең айлык графигына кертелгән.

12
май, 2012 ел
шимбә
Бүген республикада гадәткә кергән “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе үтә. Ул ихтыярый рәвештә уза һәм чарада күп кешенең катнашуы сөендерә. Болар – чын энтузиастлар һәм урманны яратучылар. Бу көнне һәр теләгән кеше үз агачын утыртып, урман байлыгын арттыруга үзеннән зур өлеш кертә ала. Мондый изге эшкә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә үзләреннән дә өлеш кертте.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге әйдәп баручы белгече һәм ТР Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре 9 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.

11
май, 2012 ел
җомга
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасындагы II Cпартакиадага әзерлек кысаларында йөзү күнегүләрен башкаруга кереште. Кичә, 2012 елның 12 маенда, «Буревестник» бассейнында сайлап алу туры булды.

10
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2012 елның 26 апрелендәге карары нигезендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп биш елга түбәндәгеләр сайланды:

5
май, 2012 ел
шимбә
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Җиңү көне һәрвакытта да шулай яратып каршы ала торган, һәр буын өчен дә кадерле, берүк вакытта дәһшәтле елларны хәтердә яңарта һәм күңелгә сагыш бирә торган, әмма якты бәйрәм булып кала бирә. Бу бәйрәмдә хәсрәт һәм шатлык яшьләре янәшә. Ул совет солдатларына дан һәм горурлык көне.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре реестры турында” 2010 елның 12 апрелендәге 255 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре реестрын алып баруны гамәлгә ашыручы вәкаләтле орган булып тора.

4
май, 2012 ел
җомга
2012 елның 3 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының Беренче урынбасары Р.Ф.Моратов катнашында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты (алга таба – Комитет) утырышы булды.

28
апрель, 2012 ел
шимбә
2012 еның 25 апрелендә, 2011-2013 елларга Татарстан Республикасында халыкка хокукый белем тарату һәм юридик ярдәм күрсәтү буенча озак вакытка исәпләнгән максатчан программа кысаларында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек оештыру департаменты белгечләре халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү белгечләреннән гыйбарәт мәгълүмат-консультация төркеме белән берлектә Кукмара муниципаль районына барып кайттылар.

26
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге әйдәп баручы белгече, Казан шәһәре Мәскәү районы 4 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, ТР Зәй районы һәм Зәй шәһәре 2 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре һәм ТР Чаллы шәһәре җәмәгать судьялары аппараты консультанты дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International