ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2012 ел
җомга
Быелның 24 маенда 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы гамәлләренең үтәлешен тикшерү графигы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында тикшерү үткәрде.

24
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү булды. Хезмәткәрләрне алар тарафыннан тапшырылган белем алу турында, граждан хезмәтен узу, хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру хакындагы документлар нигезендә бәяләү нәтиҗәсендә түбәндәгеләрнең биләп торган вазыйфаларына туры килүе расланды:

23
май, 2012 ел
чәршәмбе
2012 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек оештыру департаменты белгечләре Әтнә муниципаль районында җирле үзидарә органнарына мәгълүмат-консультация бирү буенча юридик ярдәм күрсәтте, шулай ук коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне һәм административ комиссиянең эшен оештыруны тикшерде.

22
май, 2012 ел
сишәмбе
Ульяновск өлкәсенең Урта Исәнтимер урта мәктәбендә укучылар ел саен уку елы ахырында үзләренең танылган якташлары  - Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов янына кунакка килеп китәләр. Мидхәт Мәзгут улын әлеге мәктәп белән яшьлек еллары бәйли: ул аны 1974 елда тәмамлаган.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре җәмәгать судьялары аппараты консультанты һәм Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 2 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.

18
май, 2012 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Министрлык коллегиясе утырышы булды. Көн тәртибенә “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру, шул исәптән матди-техник яктан тәэмин итү турында” мәсьәлә куелды. Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина төп нотык белән чыгыш ясады.

17
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Чаллы шәһәре 11, 12 номерлы суд участоклары җәмәгать судьялары аппараты консультанты һәм Казан шәһәре Мәскәү районы 2 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасының бу елның 1 кварталында үтәлешенә мониторинг үткәрде. ТР Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хәбәр иткәнчә, күрсәтелгән программаның барлык башкаручылары да -Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары, хокук саклау органнары һәм иҗтимагый оешмалар - программадагы гамәлләрнең тормышка ашырылуы турында мәгълүмат биргән.

16
май, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген, 2012 елның 16 маенда, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре һәм канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды.

15
май, 2012 ел
сишәмбе
Дмитрий Медведев Кремльдән китәр алдыннан быел федераль ведомстволарның кадрлар бүлекчәләрендәге 1000 хезмәткәрне коррупциягә каршы көрәш курсларына җибәрергә әмер бирде. Элеккеге президентның соңгы күрсәтмәләреннән берсендә (документ Кремльнең рәсми сайтында басылып чыккан) каралганча, түрәләрне “Федераль дәүләт органнары кадрлар хезмәте бүлекчәләренең коррупциягә караган хокук бозуларны профилактикалау функцияләре” дигән 36 сәгатьлек программа буенча укытуга килешү Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РХХһДХА) белән төзелгән. Хөкүмәт ел ахырында президент каршындагы Совет президиумына укыту эше нәтиҗәләрен һәм аны камилләштерү буенча тәкъдимнәрне үз эченә алган нотык бирергә тиеш була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International