ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Казан шәһәре Мәскәү районы 5 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты, ТР Чүпрәле районы 1 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты һәм Казан шәһәре Идел буе районы 1 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.

4
июнь, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 2 июнендәге шимбә көндә Татарстан Республикасында “Чиста Татарстан урманнары” табигатьне саклау республика акциясе үтте. Аның барышында Казан шәһәре тирәсендәге урман утыртмалары урманга килгән кешеләр тарафыннан урман юлларында һәм аланнарда ташлап калдырылган көнкүреш чүп-чарыннан чистартылды.

1
июнь, 2012 ел
җомга
2012 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультанты, суд утырышы секретаре, канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды.

31
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 29 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов чираттагы видео аша кабул итүне үткәрде, бу юлы Чирмешән муниципаль районында яшәүчеләр кабул ителде. Видео аша элемтәдә Чирмешән муниципаль районы башлыгы Н.Н.Хәмидуллин, муниципаль районның башкарма комитеты, бухгалтерия хезмәте җаваплы хезмәткәрләре, шулай ук авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

30
май, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 12 нче эшче төркемнең берничә федераль максатчан программа (ФМП) буенча федераль бюджет акчасын Татарстан Республикасына җәлеп итү мәсьәләсе буенча чираттагы айлык киңәшмәсе булды. Эшче төркемнең җитәкчесе – Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрдәнов.

29
май, 2012 ел
сишәмбе
Муниципаль хезмәт турында законнарны тормышка ашыру кысаларында җирле үзидарә органнарына барлык төрдәге юридик ярдәм күрсәтү буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган эш әлеге гамәлнең республика җирле үзидрә органнары өчен кирәкле булуын дәлилләде.
2012 елның 26 маенда, шимбә көнне, “Буревестник” сәламәтләндерү-спорт комплексында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасында II Cпартакиада кысаларында узучы йөзү ярышларына старт бирелде.

28
май, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 24 маенда Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советы утырышында Советның 2012 елның узган биш ае дәвамындагы эшенә йомгак ясалды һәм җәйге чорга башкарылачак эшләр фаразланды. Фикер алышынган беренче мәсьәлә 2012 елның 16-19 май көннәрендә Санкт-Петербургта узган II Петербург Халыкара юридик форумы эшендә Татарстаннан яшьләр делегациясенең катнашуы нәтиҗәләре булды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек оештыру департаментының җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә хокукый тәэмин итү һәм тикшерүдә тоту бүлегенең әйдәп баручы консультанты, Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек оештыру департаментының җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә хокукый тәэмин итү һәм тикшерүдә тоту бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече  һәм ТР Югары Ослан районы 1 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.

25
май, 2012 ел
җомга
2012 елның 24 маенда Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында Иске Рәҗәп һәм Никольский авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча күчмә кабул итү булды. Кабул итү барышында 52 район кешесенә хокукый ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International