Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт функцияләре һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне гамәлгә ашыру буенча административ регламентларны эшләп чыгару буенча утырыш узды, анда Татарстан Республикасы Прокуратурасы, һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультанты дәүләт граждан хезмәтенең 9 вакант вазыйфаларын биләүгә чираттагы конкурс узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының консультантлары дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүгә конкурслар башланып китте, аларга җәмәгать судьялары эшчәнлеге турында мәгълүматны сайтларда урнаштыру вазыйфасы йөкләнгән.