Татарстан дәүләт юридик бюросы республика халкы өчен “Демография” милли проекты кысаларында күчмә юридик консультацияләр үткәрүне дәвам итә.
Бүген ИТ-паркта Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган “Алма — бирмә” республика коррупциягә каршы форумы узды. Форум эшендә Министрлык хезмәткәрләре “2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасын үтәүгә багышланган тематик стендны тәкъдир иттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Татарстан Республикасы закон проектларына коррупциягә каршы экспертиза турында” матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җавап бирде.
Инвалидлар декадасы кысаларында республика халкына хезмәт, административ законнар, мәҗбүри медицина иминияте буенча иминият тәэмин ителеше, шифаханә-курорт дәвалануы мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин #ТатарстанОнлайн программасында кунакта булды. Эфир Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә юридик ярдәм күрсәтү темасына багышланган иде.
Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә үтәү дисциплинасының торышына һәм агымдагы елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карауга багышланган коллегия утырышы узды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко белән эшлекле очрашу үткәрде, анда шулай ук Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Һөнәргә кереш” программасы буенча республика җәмәгать судьялары аппаратларының яңа кабул ителгән хезмәткәрләренә стажировка үтте.
Казан (Идел буе)федераль университетының Император залында “Ел юристы” югары юридик премиясен һәм Г.Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен тапшыру тантанасы узды.
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү максатыннан Министрлык тарафыннан расланган график нигезендә авыл җирлекләре башлыкларын видео кабул итүләр үткәрелә. 2021 елның июненнән 2023 елның августына кадәр чаралар республиканың барлык 872 авыл җирлегендә узды һәм видео кабул итүләрнең яңа циклы башланды.