4 майда Министрлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Боровое Матюшино поселогына “Хәтер бакчасы” масштаблы халыкара экологик-патриотик акциясендә катнаштылар. Бөтен ил буенча ел саен Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә 27 миллионга якын агач утыртыла.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә бушлай хокукый ярдәм күрсәтеләчәк. Юридик консультацияләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 7 майда оештырылачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы аша Татарстан җәмәгать судьяларының 190 суд участогына язылырга мөмкин. Электрон чират түбәндәге хезмәтләрне алу өчен эшли:
Традиция буенча, Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Министрлыкның элеккеге җитәкчеләрен - Бөек Ватан сугышында катнашучыларны җирләү урыннарын тәртипкә китерәләр.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Россия дәүләт юстиция университетының Казан филиалында булды. Анда ул Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган халыкара тарихи диктантта - “Җиңү диктанты”нда катнашучыларны сәламләде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Онытмаска ант итәбез!” дип аталган шигырь укучылар конкурсы һәм “Алар Ватан өчен көрәштеләр!” темасына рәсем ясаучылар конкурсы узды. Иҗади ярышлар Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышлана.
Хөрмәтле нотариуслар һәм нотариаль палаталар хезмәткәрләре! Нотариат көне уңаеннан чын күңелдән котлауларны кабул итегез!
Бүген Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсе каршындагы Координация советы утырышында муниципаль актларны исәпкә алу, системалаштыру һәм законнарга туры китерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов республика башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары белән “Кодекс” АМС куллану практикасы” темасына киңәшмә үткәрде.
Бүген вакантлы вазыйфаларны биләүгә һәм кадрлар резервына кертүгә конкурслар узды.