Казан шәһәре Башкарма комитетында Юстиция министрлыгы белән берлектә нормалар төзү эшчәнлегенең көнүзәк мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан Юстиция министрлыгы делегациясе Башкортстан Республикасының Юстиция эшләре буенча Дәүләт комитетында булды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” программасы буенча дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең ике көнлек стажировкасы тәмамланды.
Юстиция министрлыгында министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә “Муниципаль берәмлекләр уставларын законнарга туры китерү” темасына киңәшмә узды.
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы кысаларында республика хакимият органнарында дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен стажировкалар үткәрелә.
2023 елның 20-21 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме тарафыннан Балык Бистәсе районында хокук бозуларны профилактикалау субъектлары эшчәнлеген оештыруның аерым юнәлешләре, шул исәптән “2021-2023 елларга Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау буенча эшчәнлекне оештыру” дәүләт программасы үтәлеше өйрәнелде.
Бүген, балаларга хокукый ярдәм көнендә, Татарстан Юстиция министрлыгы “Гаилә бергә” хәйрия фондының гаилә йортында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрде.
Юстиция министрлыгында министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Самара өлкәсенең мәгълүмат технологияләре һәм элемтә департаменты вәкилләре белән видеоконференц-элемтә режимында киңәшмә узды.
Бүген министрның беренче урынбасары Айнур Галимов җитәкчелегендә республиканың Әлки муниципаль районы авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр.
2023 елның 20 ноябрендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә. Бу көнне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын оештыра, ул «Гаилә бергә» гаилә кунакханәсендә 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак.