ТР Юстиция министрлыгы искә төшерә! Халыкның түләүсез хокукый ярдәм алуының бер ысулы - юридик клиникага мөрәҗәгать итү. Татарстан Республикасында К(и)фу, “ТИСБИ Идарә университеты”, РГУП, Россия Юстиция министрлыгының Казан шәһәрендәге РПА, “РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты”,”Социаль белем бирү академиясе” һәм “ТИСБИ Идарә университеты” кебек югары уку йортлары базасында җиде юридик клиника эшли.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына эш визиты белән Киров өлкәсе юстиция министры Ирина Гордеева килде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” программасы буенча ике көнлек стажировкасы тәмамланды.
Министрлык хезмәткәре тарафыннан Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәвен өйрәнү буенча күчмә чара уздырылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Дәүләт бюросы коллективлары Сабантуй өчен бүләкләр җыюда катнаштылар. Ат арбаларының тантаналы йөреше Казанның үзәк урамнары – Кремль, Пушкин, Бауман, Островский урамнары буйлап узды һәм Г.Камал исемендәге театр янындагы мәйданда берләште.
Бүген Министрлыкта республиканың Спас муниципаль районы авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр.
“2015-2024 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы кысаларында Әнәс Гатауллин рәислегендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов катнашында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Көн тәртибенә алты мәсьәлә чыгарылган иде.
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы кысаларында республика хакимият органнарында дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен стажировкалар үткәрелә.
Күчмә чара кысаларында Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Тәтеш муниципаль районы җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәттеләр.
Казанда Сабантуй 24 июньдә узачак! Бәйрәмне өч мәйданчыкта – Мирный һәм Дәрвишләр торак массивлары каенлыкларында, Аккош күленең урман-парк зонасында билгеләп үтәчәкләр.