Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Чүпрәле муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары өчен видео аша кабул итү үткәрелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Алабуга һәм Түбән Кама муниципаль районнарына күчмә чараларны әзерләү кысаларында хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эш төркеме әгъзаларының оештыру киңәшмәсе узды.
20 сентябрьдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мәйданчыгында министрның беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә 2022 – 2024 елларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча стратегияне килештерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
2021 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының киңәшмәләр залында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышында Татарстан Республикасы законнары проектлары буенча фикер алышу булды:
Юстиция министрлыгы коллективы гадәттәгечә «Милләтләр кроссы-2021» Бөтенроссия йөгерү көнендә катнашты. Массакүләм йөгереш Казансу елгасының яр буе һәм «Урам» экстрим-паркы территориясендә узды.
2021 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды.
Юстиция министрлыгы мәйданчыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүләрен ачыклауга юнәлдерелгән аттестация комиссиясе утырышы узды.
Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Казан шәһәренең Совет һәм Яңа Савин районнары җәмәгать судьяларының капиталь төзекләндерү эшләре алып барыла торган суд участоклары биналарында булдылар.
2021 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Зәй һәм Лениногорск муниципаль районнарында яшәүче гражданнарны видео аша кабул итте.