2021 елның 4 июлендә «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 22 июнендәге 42-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.
Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә һәм җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашында республиканың Ютазы муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары өчен видео аша кабул итү оештырылды.
Ел саен җәйге чорда Юстиция министрлыгында югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары практика уза.
Бөгелмә шәһәренең Яшьләр үзәгендә Роман Гафаров рәислегендә Татарстан Республикасы Судьялар советының күчмә утырышы узды. Утырышта юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина катнашты. Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин утырышта видео-конференц-элемтә режимында катнашты.
Бүген БИМ-радиода туры эфирда юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов тыңлаучыларга министрлыкның «Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте» Татар республика бүлеге белән хезмәттәшлеге һәм начар ишетүчеләргә квалификацияле юридик ярдәм күрсәтү буенча уртак чаралар үткәрү турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә «2015 – 2024 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы чараларының үтәлеше турында» киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Чүпрәле муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча онлайн-чара оештырылды. Чара йомгаклары буенча мөрәҗәгать иткән барлык гражданнар 7 мәсьәлә буенча, шул исәптән пенсия законнары буенча, шулай ук гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтү буенча хокукый ярдәм алдылар.