Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында 2020 елда Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру эшенә йомгак ясадылар.
2021 елның 9 мартында «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 83 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 5 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.
Бүген БИМ-радиода иртәнге программада юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов республикада түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында сөйләде.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнары белән «Кодекс» «мәгълүмат системасының «Төбәк законнары аналитигы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану практикасы» темасы буенча онлайн-киңәшмә үткәрде.
Юстиция министрлыгы республиканың Әгерҗе муниципаль районында яшәүчеләр өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара оештыра.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү комитетының экспертлар советы утырышы узды. Юстиция министрлыгы мәйданчыгында узган утырышта Татарстан Республикасы законнары проектларын карадылар һәм хупладылар:
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Теләче районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы 27 февральдә Яшел Үзән шәһәренең «Маяк» спорт комплексы базасында узган Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышларында 3 нче урынны яулады.
Бүген министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов муниципаль хезмәтләр күрсәтү тәртибен һәм ярдәм чараларын билгели торган муниципаль норматив хокукый актларга салым бурычының булмавы турында шартларны кертү мәсьәләсе буенча онлайн-киңәшмә үткәрде.