2018 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.
2018 елның 31 октябрендә Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә “Детский вопрос” дип аталган хокукый ярдәм көне чарасын уздырды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза ясау буенча экспертларның ел саен уздырыла торган республика конкурсына гаризалар кабул итү туктатылу турында белдерә.
2018 елның 30 октябрендә “Туполев” ААҖ филиалында - С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында республика парламенты җитәкчесе Ф.Х.Мөхәммәтшин рәислегендә Дәүләт Думасы лепутатларының, Федерация Советы әгъзаларының һәм хакимиятнең башкарма органнары вәкилләренең Татарстан Республикасында федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәсе булды.
2018 елның 29 октябрендә “Казан ипподромы” ХАСКда “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлегенең “Кадрлар үзәге” проектының беренче конкурс көне узды.
2018 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече вазыйфасына вакантлы урынны биләүгә конкурс узды.
Конкурста 6 кеше катнашты.
2018 елның 29 октябрендә “Казан (Идел буе) федераль университеты” федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курслары ачылды.
2018 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин һәм аның урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советының Р.Ф.Гафаров рәислегендә узган киңәйтелгән утырышында катнаштылар.
2018 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Татарстан Республикасына дәүләт һәм федераль максатчан программалар буенча федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 5 нче эшче төркем утырышы узды.
2018 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин рәислегендә “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән Татарстан Республикасы тарафыннан бирелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру һәм норма иҗат итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча хезмәттәшлеге турында”темасына видеоконференцэлемтә режимындагы коллегия утырышы узды.