2018 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Кайбыч муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итте.
Татарстан Республикасының муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында балаларның хокукларын гамәлгә ашыруга һәм аларны яклауга, опеканың юридик аспектларына һәм балалар – ата-аналар мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча лекцияләр һәм семинарлар, шулай ук ятим балаларга, ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларга һәм ятим балалар һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар арасындагы затларга, ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә алырга теләүчеләргә, балаларны уллыкка-кызлыкка алучыларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның законлы вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар уздырылачак.
2018 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне планлаштыру һәм оештыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинглау комитетында “Татарстан Республикасында 2015-2021 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.
2018 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында 4 дәүләт хезмәткәренә квалификация имтиханы уздыру һәм 7 Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме профилактика эшләренең торышын тикшерү өчен 8-9 ноябрь көннәрендә Питрәч муниципаль районына, 12-13 ноябрь көннәрендә Чүпрәле муниципаль районына чыктылар.
2018 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының беренчел профсоюз оешмасы әгъзаларының хисап җыелышы узды. Җыелышта Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында комитет җитәкчесе А.Г.Хәбибуллин рәислегендә Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет утырышы узды. Утырышта республиканың муниципаль берәмлекләренең чикләрен теркәү турындагы мәсьәләләр, шулай ук “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды.
2018 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары Н.В.Рагозина Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалының дүртенче курс студентлары белән очрашты.
2018 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсының ярымфинал этабы узды.
2018 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының аттестацияләү комиссиясе утырышы узды. 3 дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханы тапшырды, 6 дәүләт хезмәткәре аттестацияләнде.