Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең 2018 елның 24 октябрендәге КК-3 28 номерлы карарын гамәлгә ашыру максатыннан министр урынбасары М.М. Ибәтов рәислегендә Казан шәһәре административ комиссиясе һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре катнашында чираттагы киңәшмә уздырылды.
2018 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында 2 дәүләт хезмәткәренә квалификация имтиханы уздыру һәм 7 Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
2018 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары Н.В.Рогозина рәислегендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсының финал этабы узды.
Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тарафыннан Татарстан халыклары дуслыгы йорты базасында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең, шулай ук муниципаль вазыйфаларда булучыларның, милли берләшмәләр һәм дини оешмалар белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыручы дәүләт учреждениеләре һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү программалары курсы кысаларында “Эчке сәясәтнең актуаль мәсьәләләре: сәяси, милли һәм дини аспектлар” темасына күчмә дәресләр оештырылды.
2018 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Министрның беренче урынбасары А.Г.Галимов 2018 елның 20 ноябрендә “Ребенок в мре прав” – “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты һәм конкурс җиңүчеләренең берсенә бүләк тапшырды.
2018 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә ел саен Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уздырыла.
2018 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов Татарстан Республикасы бишенче чакырылыш Дәүләт Советының кырык өченче утырышында катнашты.
2018 елның 17 ноябрендә конкурс нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы 12 дәүләт хезмәткәре Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов кулыннан конкурс лауреатлары дипломнарын кабул итеп алдылар.
2018 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгынданорматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча экспертларның III республика конкурсын уздыру буенча комиссиянең йомгаклау утырышы узды.